

Чакмагыш районы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катлаулы һава торышы шартларында руль артындагы водительләрне дә, җәяүлеләрне дә аеруча игътибарлы булырга чакыра. Бәйрәм көннәре күңелсезлек-бәлаләре белән истә калмасын өчен түбәндәге һич авыр булмаган кагыйләрне үтәргә без дә өндибез:
–юлларда хәрәкәт иткәндә тизлек режимын катгый рәвештә саклагыз;
–каршы як полосасына чыгуга бәйле хәвефле маневрлардан тыелыгыз;
–автотранспорт арасында булырга тиешле дистанцияне саклагыз;
– мотлак рәвештә хәвефсезлек каешын эләктереп йөрегез һәм автомобиль салонында балалар да булганда алар өчен тәгаенләнгән махсус кресло-җайланмаларны кулланыгыз;
–җәяүлеләр юлны бары тик җәяүлеләр кичүеннән генә һәм светофорның моңа рөхсәт биргән яшел уты янгач кына кисеп чыгарга тиеш;
–шулай ук яктылык кайтаручы элементлары булган киемне һәм аксессуарларны файдалануга тиешле игътибар бүлү дә һич артык булмас.
Мәгълүмәт һәм фото чыганагы: район Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең “Бәйләнештә” челтәрендәге рәсми сайты.