+22 °С
Яңгыр


Залда төрле буын һәм яшьтә булган Ватанны саклаучылар җыелган иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар, интернациональ бурычын үтәгән хәрбиләр, туган җиребез данын яклаучылар, бүген дә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүчеләр адресына күп кенә җылы сүзләр ишеттерде. Чара тәбрикләүләр, бүләкләү һәм күңелгә үтеп керерлек концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак: киләсе санда.