ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 февраль 2023, 10:15

11:0 белән җиңеп кайттык!

20-22 февральдә Күмертау шәһәрендә 2010-2011 елгы уенчылар арасында “Алтын шайба” республика турниры уздырылды.

11:0 белән җиңеп кайттык!11:0 белән җиңеп кайттык!
11:0 белән җиңеп кайттык!

Анда Күмертау, Мәләвез, Уфа, Стәрлетамак, Ишимбай шәһәрләре һәм Чакмагыш районы хоккейчылары көч сынашты. Районыбызның “Ястребы” командасы шәһәр командалары белән беррәттән бозга басып, җиңел булмаган алышка чыкты. Көндәш командаларны хоккейчы егетләр 16:1, 14:1, 18:1 исәбе белән җиңде. Финал ярышта безнекеләр Күмертау шәһәренең “Сапсан” командасы уенчыларын 11:0 белән җиңде һәм “Алтын шайба” кубогына лаек булды. “Ястребы” уенчыларын һәм аларның тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитовны чираттагы зур җиңүләре белән котлыйбыз!

11:0 белән җиңеп кайттык!
11:0 белән җиңеп кайттык!
11:0 белән җиңеп кайттык!
11:0 белән җиңеп кайттык!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас