ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 февраль 2023, 18:35

Актив тормышта яшиләр

Безнең район ветераннары яшьләрдән бер дә калышмыйча, рәхәтләнеп төрле түгәрәкләргә йөри, спорт белән шөгыльләнә, өйләрендә генә бикләнеп ятмыйлар, киресенчә, бер-берсе белән аралашып, актив тормышта яшиләр.

Актив тормышта яшиләрАктив тормышта яшиләр
Актив тормышта яшиләр

Бүгенге бәйрәм көнендә дә "Очрашу" ветераннар клубында өлкән яшьтәге райондашларыбыз җыелды. Алар өчен биредә төрле спорт уеннары оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова аларны сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләде. Лаеклы ялдагы абый-апалар бик теләп бильярд, шахмат уйнады, кәрзингә туп ыргытты, мылтыктан ату, ераклыкка граната ыргыту һәм башка спорт ярышларында көчләрен, җитезлекләрен сынап карадылар. Алар биредә күңел ачып, тормыш борчу-шатлыклары турында сөйләште, рәхәтләнеп аралашты. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Бу хакта җентекләбрәк гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Актив тормышта яшиләр
Актив тормышта яшиләр
Актив тормышта яшиләр
Актив тормышта яшиләр
Актив тормышта яшиләр
Актив тормышта яшиләр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас