

1918 елның 23 февралендә яшь совет иленең Кызыл Армиясе частьлары Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Кайзер Германиясе гаскәрләрен тармар итә, бу исә чит ил баскынчыларына иң беренче җимергеч контрһөҗүм булып тора. Шушы вакыйгадан алып илебез сакчылары данлы җиңүләр юлын нан тайпылышсыз алга бара. Гражданнар сугышында яуланган җиңүләрдән соң көнчыгыш чикләрне япон самурайларыннан саклау, Бөек Ватан сугышы елларында баштанаяк коралланган немец фашист илбасарларын тулысынча тармар итү, Европаны фашизм коллыгыннан коткару, дөньякүләм террорчылык, наркотиклар та ралуга юл куймау кебек Берләш кән Милләтләр Оешмасы үткәргән операцияләрдә катнашу илебез нең Кораллы Көчләрен данлы итте, горурлану хисләре тудырды һәм әле дә саклый. Халкыбызның Ватаныбызга тугры лыгы, аның иминлеге өчен гомер ләрен кызганмыйча көрәшүе әле дә Русия Кораллы Көчләрен мәртәбәле итә. Бүген дә илебезнең асыл егет һәм кызлары, Ватаныбызга тугры лык саклап, Туган илебезнең бө тенлеге, илебез халкының иминлеге хакына сакта уяу торалар. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, төрле елларда илебез алдында изге бурычын үтә гән интернационалчы яугирләрне, хөрмәтле ирегетләребез һәм гүзәл затларыбызны, барлык район дашларны һәм, әлбәттә, әлеге көн дә Русия Кораллы Көчләре сафла рында Украинадагы махсус хәрби операциядә изге бурычларын үтәүче барлык якташларны ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәла мәтлек, хезмәт уңышлары, иминлек, бәхет телим.