+22 °С
Яңгыр


Олы юбилее – күркәм гомер бәйрәме белән аны Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев тәбрикләде. Клуб хезмәткәрләре моңлы җырлар башкарып, юбилярга сәламәтлек, тазалык, имин тормыш теләде. Фәрит Әхтәмовка В.Путинның Котлау хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Олы яшьтә булуга карамастан, Фәрит абый бүген дә тик тормый. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – дип яши ул. “Иң мөһиме, Аллaһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, илләребез тыныч булсын”, — дип тели ул.