ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 февраль 2023, 10:30

Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды

Имәнлекул авылында “Балыкчылар бәйрәме” – бәкедән балык тоту ярышы үткәрелде. Быел ул зур оешканлык белән Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Гали улы Хафизовның якты истәлегенә багышланды.

Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме уздыИмәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды
Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды

Көннең суык булуына карамастан, чарада бик күп кеше катнашты. Кемдер беренче тапкыр килеп, уңышын сынап карады, кемдер балыкны бик оста тотты. Егетләр горурланып күрсәтерлек балык каптырдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Алик Миңнегалиев 16 балык тотып, беренче урынны яулады. Икенче урынга Тамьян авылыннан Рамил Сәлихов чыкты. Ул 14 балык тотты. Өченче урынны Имәнлекул авылыннан Венер Тимершәехов алды. Ул иң зур балыкны тоту бәхетенә иреште. Бүләкләр үз ияләрен тапты. Боз өстендә өздереп биюче Иске Калмаш егете Рәсим Батыргәрәев махсус балыкчы призына лаек булды. Боз бораулау буенча беренче урынны Имәнлекул авылыннан Урал Исхаков яулады. Икенче урынга Яңа Коты авылыннан Роберт Сәлихов лаек дип табылды, өченче урынны Имәнлекул авылыннан Ринат Дәүләтшин алды. Балыкчылар бәйрәмендә хатын-кызлар да катнашты. Ләйсән Миңнегалиевага махсус бүләк тапшырылды. Чарада катнашучылар балыкчылар бәйрәмен оештыручы Хафизовлар, Тимерхановлар, Дәүләтшиннар гаиләләренә рәхмәт җиткерде. Бәйрәмдә катнашучылар кайнар чәй һәм тәбикмәк белән сыйланды.

Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды
Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды
Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды
Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды
Имәнлекулда балыкчылар бәйрәме узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас