+22 °С
Яңгыр


Май чабу – элек-электән сакланып килгән, көтеп алынган һәм иң чагу бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ача, кунакка йөрешә һәм коймак пешерәләр. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Беренче урта мәктәбендә Май чабу бәйрәме аеруча күңелле итеп оештырылды. Укучылар аны түземсезлек белән көтеп алды.