+22 °С
Яңгыр


Чараны Денис Мансуров ачты һәм алып барды. Айсылу Такиянузова, Гөлнара Шәймиева һәм Балалар сәнгать һәм иҗат мәктәпләре укучылары башкаруында моң артыннан моң агылды. Берничә мәйданда район китапханәсе, яшьләр үзәге, балалар сәнгать һәм иҗат мәктәпләре коллективлары уеннар оештырган иделәр. Күңелле уеннар арасында килгән кунаклар беленнәр белән сыйландылар.