ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 февраль 2023, 03:45

Сөйкемле дә, талантлы да

Гадәттә аның кебекләр турында “үз эшенең чын остасы” дигән бәһа бирелә. Чынлап та, сайлаган һөнәрен яратып, бөтен күңелен салып башкарган кешеләр генә зур уңышларга ирешә дә.

Сөйкемле дә, талантлы даСөйкемле дә, талантлы да
Сөйкемле дә, талантлы да

Район мәдәният йорты каршында озак еллар эшләп килүче халык исемен йөрткән “Березка” рус хоры вокаль ансамблен менә берничә ел инде сөйкемле, үтә талантлы Гөлнара Шәймиева җитәкли. Сәхнәгә күбәләктәй очып килеп чыгуы, мөлаем елмаеп, тәүге аккордлар яңгыраганнан соң ук үзенә генә хас тавышы белән күңел кылларын тибрәлдереп җырлар башкаруы, чын сәхнә осталары кебек хәрәкәтләнүе белән ул күптәннән тамашачылар сөюен яулады инде. Аның оста оештыручы да икәнлеген берничә ел дәвамында ансамблебезне җитәкләгән чорда да тәүге мәлләрдә үк тойдык һәм аның искиткеч кешелеклелеге, хәстәрлеге, сабырлыгы белән уңышлар артыннан уңышлар яулавыбызны дәвам итүебезне дә олы бәхет итеп исәплибез. Күпләребезгә кызларыбыз, хәтта оныкларыбыз яшендә булган хөрмәтле җитәкчебезгә, популяр совет фильмы “Чегән”нең төп герое Будулай әйткәнчә, “Гөлнара Рамилевна” дип дәшәргә иртәрәк кебек тоеса да, ул болай олылау-хөрмәтләүгә, һичшиксез, лаек. Безне бергә туплап, тавышларыбызны бербөтен итеп куеп, һәр башкарган җырыбызның тамашачы күңелен әсир итүенә ирешү, барыбызны да мотлак уңышларга рухландыру өчен каян көч һәм дәрт таба ала торгандыр, дип гаҗәпләнү катыш аңа сокланып бетә дә алмыйбыз хәтта. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан без аны ихлас тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Талант чишмәгез беркайчан да саекмасын, һәр чыгышыгыз зур алкышлар белән озатылсын, һәр эшегез уңышлы барып чыксын. Күпкырлы иҗадыгыз чәчәк атсын, сау-сәламәт булып, бәхетле яшәргә насыйп булсын.

Автор:Рида Шәйхетдинова, “Березка” фольклор ансамбле әгъзасы.
Читайте нас