

Биредәге мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә милли, дини, әхлакый гореф-гадәтләргә аеруча зур игътибар бирә, бәйрәмнәргә бәйле халык өчен төрле кызыклы чаралар әзерли. Май чабуга да халык күпләп җыелган иде. Алар Кыш бабай, Язсылу, скоморохлар, чегән кызлары, әкият геройлары белән күмәк әйлән-бәйләннәрдә катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты. Җитезлеклекләрен, осталыкларын тикшереп карарга теләгән өлкәннәр һәм балаларга “Беленле таба”, “Бозлы эскәмия”, “Капчыклы көянтә”, заманча кул көрәштерү, аркан тартышу кебек уеннар аеруча нык охшады. Чара ахырында бергәләшеп изге теләкләр әйтү астында Май чабу бәйрәменең символы булган карачкы яндырылды. Аннары мәйданга җыелган олы-кечесе җылы белен-коймактан авыз итте. Бу йоланың нигезендә кояшка табыну, озакламый ямьле язның да килеп җитүе ята.
Күркәм бәйрәм Юмаш күпфункцияле клубы каршында эшләп килүче иҗат коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды. “Халык” исемен йөртүче “Сеспел” чуваш фольклор һәм “Памаш” мари вокал ансамбльләре авылдашлары игътибарына үзләренең дәртле җырларын яңгыратты.
Сүз уңаеннан, Джемма Садыйкова җитәкчелегендәге “Памаш” төркеме узган атнада Мишкә районында оештырылган фин-угыр халыкларының “Уярня” төбәкара халык иҗаты фестивалендә катнашып, бәйгенең Дипломы белән бүләкләнде. Аларны да иҗади уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Православие динен тотучы халыкта: Әгәр “Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа, һичшиксез бәхет керәчәк,” – дигән ышану бар. Амин, шулай булсын, барлык якташларыбызга да шуны телибез.