ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 февраль 2023, 05:20

Тарих үзе күз алдына басты

Бәшир авыл биләмәсендә туып, сәнгать өлкәсендә югары уңышларга ирешкән күренекле шәхесләребез дә бар.

Тарих үзе күз алдына бастыТарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты

 Менә алар – Русиянең халык артисты Мәгафүрә Сәлигаскәрова, Башкортстанның халык артисты Җәүдәт Моратов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Мансаф Гыйләҗев һәм башкалар. Барыбыз да яратып карый торган “Джентельмены удачи” фильмында Василий Алибабаевич ролен башкаручы, Русиянең атказанган артисты Раднэр Моратовның тамырлары да шушы яклардан. Мәдәният, әдәбият өлкәсендә дан казанган якташлары кебек, бәширлеләр дә сәхнә тормышын бик ярата, район смотрында һәм театр фестивальләрендә актив катнаша. Быелгы “Талантларның мең төсе” бәйгесендә хәрби-патриотик юнәлештәге номерларга аеруча игътибар бирелде, дигән идек. Концерт Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбенең “шәйморатовчылар” классының чыгышы белән башланып китте, алар легендар комдив турындагы үлемсез җырны яңгыратты. “Күн читек” бию төркеменең “Өчпочмаклы хатлар”, “Синий платочек”, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни артистларыбызның “Смуглянка” композицияләре, Камил Акбашевның “Громыхает гражданская война”,  Гүзәл Хәйруллинаның “Язлар булып кайтырлар” җырлары исә тамашачыларны туган илебезнең хәрби тарихын сурәтләүгә зур булышлык итте, дәһшәтле Гражданнар, Бөек Ватан һәм Әфган сугышы елларына әйләнеп алып кайтты. Бәширлеләрнең “Мирас” фольклор төркеме елдан-ел үзләренең эчтәлекле, актуаль театрлаштырылган күренешләре белән сокландырып тора. Бу юлы алар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм оештыруны сәхнәләштергән. Гүзәл Хәйруллина җитәкчелегендәге “Моң” хатын-кызлар вокал ансамбленең җыры да батыр якташларыбыз хөрмәтенә яңгырады. Һәр чыгыш, һәр җыр һәм бию проектор аша күрсәтелгән видеорәтләр, фотосурәтләр белән баетылып торды. Бу катлаулы эшне башкарып чыгуга Сәйдә Бикмиева зур көч салган. Концерт барышында үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Фәһим Шаһапов, Рәүфә Мәсәлимова, Ринат Зиннәтуллин, Урал Усманов, Майя Максимова авылдашлары игътибарына яраткан җырларын тәкъдим итте. Сәхнә һәм хезмәт ветераны Рәфил Әрдәширов, Басыйровларның талантлы гаиләсе һәм сәләтле яшь җырчы Назгөл Садыйкованың чыгышлары тамашачы тарафыннан аеруча көчле алкышларга күмелде. “Чыңлы тел” халык уен кораллары ансамбле белән Хәләф Гыйлемханов башкаруындагы татар-башкорт халык көйләреннән тезмә дә концертның матур бер бизәге булды. Миләүшә Кәримованың “Ләүсәтин” башкорт биюен дә тамашачы бик яратып карады. Күмәк бию һәм җырларны әзерләү Гүзәл Хәйруллинаның хезмәт җимеше булса, концертны музыкаль яктан Владик Рамазанов бизәде, сценарийны китапханәчеләр Мәрьям Смакова, Нәсимә Бәдамшина (үзе үк алып баручы да) иҗат иткән. Имәнлекул һәм Бәшир авыл биләмәләренең үзешчән сәнгать осталарына да чын күңелдән иҗади уңышлар телибез, авылдашларыгызны яңадан-яңа күркәм тамашалар белән сөендереп торыгыз.

Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Тарих үзе күз алдына басты
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас