

Ә андыйлар безнең Чакмагыш районында бихисап. Имәнлекул һәм Иске Бәшир авыл биләмәләренең үзешчән сәнгать коллективлары концертын карагач, чираттагы тапкыр моңа инанасың.
Имәнлекуллыларның электән үк җыр-моңга гашыйклыгын белеп торабыз. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Тәлгать Шәрипов, күптән түгел генә Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Гыйләҗев, Татарстанның халык артистлары Илһам Вәлиев, Зөлфия Шакировалардан һич калышмаган якташлары район күләмендәге иҗат фестивалендә сынау тотты.
Күркәм тамашаның алып баручысы Зөлфия Исхакова укып ишеттергән туган җир, аның табигате, тырыш халкы, батыр якташлары турындагы шигырьләр моңлы җырлар, дәртле биюләр, милли көйләр белән алмашынып торды.
Концерт программасы “Күңелемнең нечкә кыллары” дип аталган инструменталь ансамбльнең чыгышы белән башланып китте, алар башкаруында татар халык көйләреннән тезмә яңгырады. Әйтергә кирәк, әлеге иҗат коллективы быел район смотр-фестивале нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип тә табылды.
Бу яклар үзенең җырчылары белән дан тота, дигән идек – инде ничә еллар дәвамында алар төрле иҗади бәйгеләрдә, район һәм авыл күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда һәрдаим чыгыш ясый. Сәхнә осталары Тәлбис Сәйфуллин, Наилә Шаһиева, Илдус Ганиев, Рәфит Сәйфуллин, Альбина Мөхәммәтгәрәева, Индира Матякупова, мәдәният хезмәткәрләре Резида Сәлимгәрәева, Эльза Камалова, Регина Гайсинаның моңлы матур җырлары якташлары тарафыннан көчле алкышларга күмелде.
“Ак чишмә” хатын-кызлар һәм “Ярсу йөрәкләр” ир-атлар вокал ансамбльләре, Розалия-Ринат Маннановларның гаилә дуэты чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Әлеге коллективларда шөгыльләнүче апа-абыйларның күплеге аеруча сокландырды.
Шушындый якты хисләргә, күркәм мизгелләргә тулы концертны карау белән беррәттән күңелне бер үкенеч тә биләп ала. Кызганычка каршы, быел бу тамаша күпкырлы талант иясе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Гали улы Хафизовсыз узды. Үзе биюче, үзе актер, үзе баянчы якташыбыз узган ел авыр чир белән көрәшеп бакыйлыкка күчте.
“Кеше китә – җыры кала”, – дибез. Әлеге юлларны имәнлекуллылар очрагында “биюе кала” дип үзгәртәсе килә. Рамил Гали улы үз гомерен ничә буын авыл яшьләрен сәнгатьнең шушы күркәм төренә өйрәтүгә багышлады. Һәм инде концертта мәктәп белән балалар бакчасының яшь артистларын берләштергән “Салават күпере” бию төркеменең чыгышлары очрашуның ямьле бизәкләре булды. Ринат һәм Лиана Байморатовларның талантлы иҗади гаиләсе аларга “Авыл кичләре” татар, “Четыре двора” урыс, солдат һәм полька биюләрен өйрәткән. Җитәкчеләре үзләре дә тамашачы хозурына мишәр биюе “Бәрмәнчек”не тәкъдим итте. Кристина Асманованың таҗик, “Салават күпере” төркеме кызларының башкорт биюләре белән чыгыш ясавы да имәнлекуллыларның хореография сәнгатенә чиксез мәхәббәтләрен дәлилләп тора. Биюче нәни кыз-егетләребезгә, шулай ук концертны оештыруга зур көч салган һәр кешегә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм иҗади уңышлар телибез.