ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
28 февраль 2023, 11:15

Боксчыларга – яңа зал

Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов җитәкчелегендәге “Чыңгыз” боксчылар клубы районыбызда 13 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Бу вакыт эчендә аның кул астында шөгыльләнүче егетләр үзләрен оста спортчы итеп танытты, югары казанышларга иреште, төбәк данын ил күләмендә даими рәвештә яклыйлар.

Боксчыларга – яңа залБоксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал


Бүгенге көндә “Чыңгыз” боксчылар клубында 126 бала шөгыльләнә. Алар арасында 7-16 яшьлек кызлар-егетләр бар. “Чыңгыз” боксчылар клубы даны районда гына түгел, республика һәм Русия күләмендә дә киң таралган. Егетләр Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә үткән ярышларда чемпион исемен яулый.
Шушы көннәрдә “Чыңгыз” боксчылар клубына якты һәм иркен зал бирелде – хәзер спортчылар Башкорстан аграр-технология колледжының районыбыздагы филиалы залында шөгыльләнә. Безгә егетләрнең барлык шартлары булган иркен залда үткәрелгән тренировкаларын күзәтергә насыйп булды. Чемпион егетләр белән бераз әңгәмәләшеп тә алдык. Данил Йосыпов бокс белән җиде елдан артык шөгыльләнә, район күләмендә уздырылган ярышларда дүрт тапкыр чемпион исемен яулый. Айнур Мөстафин: “Мин “Чыңгыз” боксчылар клубына дүртенче ел йөрим. Рингта көч сынашуга нигезләнгән спорт төре мина өстәмә көч бирә”, – ди ул. Әле беренче генә сыйныфта укучы Айлин Солтанова да киләчәккә зур өметләр баглый.
“Безнең клуб егетләренә яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән өчен муниципаль район хакимияте җитәкчелегенә, район хакимиятенең мәгариф бүлегенә һәм барлык ата-аналарга рәхмәтлемен”, – ди Илгиз Габделхәй улы. Спортчыларга яңа уңышлар теләп калабыз!

Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Боксчыларга – яңа зал
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас