+24 °С
Дождь


Чара программасы “Эрудит-викторина”, “Батырлар алышы” (Армрестлинг), “Пешекчеләр”, “Шоферлар”, “Очучылар”, “Разведчиклар”, “Элемтәчеләр”, “Атучылар”, “Миналар яланы” һәм башка күп төрле кызыклы уен-конкурсларга бай булды. Ярышлар барышында булачак Ватанны саклаучы егетләр сафта йөрү осталыгын һәм иҗади активлык, тапкырлык һәм зирәклек, тизлек һәм төгәллек күрсәтеп, Туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер торуларын исбатладылар.
Уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Жюри әгъзалары конкурска йомгак ясаганнан соң нәтиҗәләр игълан ителде.
Бәйге җиңүчеләре һәм анда катнашучылар Грамоталар һәм Дипломнар белән бүләкләнде.