

Мини-футбол буенча республика мәктәп укучылары спартакиадасының зона этабы Балалар сәнгать мәктәбенең “Дуслык” фольклор-хореография ансамбле биючеләре катнашлыгында “Россия – мы твои дети” дип исемләнгән спорт биюе белән ачылды. Илнар Хөснетдинов башкаруындагы матур җыр да чарага ямь һәм анда катнашучыларга күтәренке рух өстәде.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова һәм яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов яшь спортчыларны сәламләп, һәммәсенә дә туплы уенда осталык күрсәтүләрен, аларга тик уңышлар һәм җиңүләр генә юлдаш булуларын теләделәр. Баш судья Рөстәм Фәрит улы Исхаков ярышларның барышы һәм шартлары белән таныштырганнан соң уеннар башланды.
Спорт залына кергәндә үк яшь футболчыларның тавышлары, җанатарларның көч биреп кычкырып торулары яңгырап торды. Уен беренче минутлардан ук кискен барды. Һәр команда әгъзалары көндәшләре капкасына туп кертергә теләде. Командалар җанатарлары – футбол сөючеләр яраткан командаларына көч биреп торды, алар өчен җан атып, яхшы уйнаучы командаларга кызыгып та, сокланып та уеннар барышын күзәтте.
Ике көн дәвамында барган киеренке ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең район командалары бронза призерлары булдылар. Илеш районы егетләре һәм Краснокама районы кызлары командалары көмеш медальләргә ия булдылар. Бакалы районы егетләре һәм Илеш районы кызлары командалары зона уеннары чемпионнары булу бәхетенә ирештеләр.
Җиңүче командалар һәм иң яхшы уенчылар Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.