ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 февраль 2023, 08:05

Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә

6 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, район мәдәният йортында әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды.

Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенәМөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә

Анда фидакарь хезмәтләре белән районыбыз һәм республикабыз үсешенә өлеш керткән, төрле тармакларында тырыш хезмәт салучы искиткеч гүзәл, мөлаем, актив гүзәл затларыбыз катнашты. Бу көнне Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләрен һәм гомер юлдашларын да аерым горурлык хисе белән сәламләделәр һәм Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләгән аналарга рәхмәт сүзләре, матур теләкләр җиткерелде. Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путинның Указы белән якташыбыз Артур Хәмәтгәрәев һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров тантаналы рәвештә хәрби бүләкне Артурның әти-әнисенә тапшырды. Бәйрәм көнендә шулай ук күп балалы ана Резидә Мөнәвир кызы Вәкилева “Ана даны” медаленә лаек булды. Билгеле булганча, 2023 ел БР Башлыгы Радий Хәбировның Указы белән кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. “Атайсал” республика проекты кысаларында безнең якташларыбыз да туган авыллары үсешенә өлеш кертәләр, территорияләрне төзекләндерүдә һәм тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә инфраструктура булдыруда актив булышалар. Бәйрәм хөрмәтенә Кашкар авылында туган Рәгыйть Рәшит улы Сөләйманов Уфадан һәм Казаннан талантлы артистларны чакырып, гүзәл затларыбызга искиткеч матур бәйрәм концерты бүләк итте. Тамашачылар өчен Башкорстан Республикасының халык артисты Роберт Юлдашев җитәкчелегендәге “Russian world music awards” премиясе ияләре – “Курайчы” этно-төркеме, “Баек” халык биюләрен башкаручыларның милли конкурсының Гран-при ияләре “Guzal-dance” бию ансамбле һәм безнең якташыбыз, Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле солисты Фидан Сәхибгәрәев чыгыш ясады. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Мөлаем гүзәл затларыбыз хөрмәтенә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас