+28 °С
Болытлы


Эльвира Радис кызы Бикмөхәммәтова – шәхси эшкуар. Аның “Квадрат” чәчәкләр һәм бүләкләр кибетен райондашларыбыз яратып өлгерде. Эльвира чәчәкләргә һәм иҗатка гашыйк кеше.
Тормыш иптәше белән алар Данелия исемле 3 яшьлек кыз тәрбияләп үстерә. Кызлары әти-әнисеннән үрнәк алып, бик уңган һәм җитез булып үсә. Бер елдан артык гимнастика түгәрәгенә йөри. “Звёздочки” бию ансамбле төркеме белән чыгыш ясап, республикада призлы урыннар яулыйлар. Медальләр һәм Мактау грамоталары санап беткесез. Әниле-кызлы Бикмөхәммәтоваларга конкурста уңышлар телик!