ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 февраль 2023, 13:10

Укытучы-остаз исемен лаеклы аклап

27 февральдә Уфадагы Педагогия хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә “Башкортстан Республикасының белем бирү оешмаларында остазлыкның нәтиҗәле практикалары” дип исемләнгән төбәк конкурсының икенче, гамәли туры үтте.

Укытучы-остаз исемен лаеклы аклапУкытучы-остаз исемен лаеклы аклап
Укытучы-остаз исемен лаеклы аклап

Бу мәртәбәле бәйгедә чыгыш ясау хокукын читтән торып катнашу туры йомгаклары буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина яулады. Әйткәндәй, читтән торып катнашу этабына 312 педагогтан гариза кабул ителде, алар арасыннан нибары 57се генә икенче гамәли турга үтә алды. Конкурс “Остазлыкның иң яхшы практикасы”, “Остазлыкның иң яхшы программасы”, “Остазлардан лайфхаклар” номинацияләре буенча оештырылды. Рәзимә Исмәгыйль кызы “Остазлыкның иң яхшы практикасы” номинациясендә ачык дәрес тәкъдим итте. Аның эше югары бәһаланды. Икенче гамәли этап ике сынаудан торды. Тәүгесендә иң яхшы остазлык практикалары презентацияләнде. Әлеге беренче сынауда Рәзимә Исмәгыйль кызы җиңү яулап “Түгәрәк өстәл” дип исемләнгән икенче сынауда катнашу хокукына ия булды. Бу сынау остазлыкның көнүзәк темаларына багышланып, түгәрәк өстәл форматында үтте. Аның нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы укытучы-остаз” конкурсының җиңүчесе билгеләнәчәк. Аның исемен Уфада үтәчәк җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында игълан итәчәкләр. Без хезмәттәшебез Рәзимә Исмәгыйль кызын бу шатлыклы казанышы белән ихлас котлыйбыз һәм артабангы тынгысыз эшчәнлегендә һәрчак тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас