ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 март 2023, 11:20

Саф һавада бергә-бергә

Русиянең чаңгы юлы-2023” Бөтенрусия акциясенә Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүче энтузиастлар да теләп кушылдылар. Бу көнне урта мәктәп яны бакчасындагы чаңгы юлы олысы-кечесенең шат авазлары, ак кар өстендә чаңгыларның чыжлап үтү тавышлары белән яңгырап торды.

Саф һавада бергә-бергәСаф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә

Ел саен үткәрелүче әлеге чарада 70тән артык субъектларда яшәүче ярты миллионнан артык спорт сөючеләр – спортчылар һәм һәвәскәрләр дә теләп катнаша. Ул 1982 елдан алып үткәрелә һәм 40 елдан артык тарихка ия инде. Рәҗәп урта мәктәбе алдындагы мәйданда үткән тантаналы җыелышта әлеге белем йорты директоры Ридек Хәмзә улы Хәкимов шушылар турында хәтергә төшерде һәм чарада катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Артабан, муниципаль район хакимиятеннән рәсми вәкил буларак, мин дә тырыш хезмәтләре, бар яклап та уңганлыклары, җитезлекләре белән ае рылып торган рәҗәплеләргә изге фатиха сүзләрен юлладым. Чаңгы юлына олысы-кечесе – барлыгы 70тән артык кеше чыккан иде. Арада район күләмендә ярышларда танылып өлгергән осталар да, чаңгыга күптән түгел генә баскан үсмерләр дә бар иде. Һәммәсен дә саф һавада бергә-бергә күңел ачу теләге берләштерде. Күңелле музыка, чыжлап кайнап утырган самавыр чәе ярышучыларга көчдәрт өстәп торды. Чаңгы юлына кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан башлап авыл халкының иң өлкән категорияләренә кадәр чыктылар. Һәр яшь төркеме буенча кызлар һәм егетләр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде. 5-6 сыйныфларда укучы егетләр арасында 6 сыйныф укучысы Ильяс Сәлихов финиш сызыгын беренче булып үтте, аның сыйныфташы Финат Имаметдинов – икенче, 5 сыйныфтан Данияр Гыйльметдинов – өченче урыннарда. Кызлар арасында бу яшьтәгеләрдән иң җитезе 6 сыйныфтан Элина Сафина булды, сыйныфташы Азалия Мөхәммәтдинова – икенче, 5 сыйныфтан Аделина Имаметдинова өченче призлы урыннарга лаек булды. 7-8 сыйныфлар укучылары арасында беренчелекне 8 сыйныфтан Нияз Хәбиров яулады, сыйныфташы Ильяс Солтанов аннан беразга гына калышты, 7 сыйныфтан Илмир Низаметдинов өченче урынны алды. Кызлар арасында җиденчеләр иң җитезе булып чыкты: Алсу Бәдретдинова беренче, Диана Сәлимова икенче, Азалия Сәлимова өченче булып килделәр. 9-11 сыйныф укучылары арасында чыгарылыш сыйныф укучысы Линар Бикмурзин берсен дә уздырмады. 9 сыйныфтан Илназ Әхтәмов икенче, аның яшьтәше Ленар Сәлимгәрәев – өченче урындалар. Кызлар арасында иң җитезе 10- нчы сыйныфтан Регина Шәрәпова булып чыкты. Чыгарылыш сыйныфында укучы кызлар Светлана Хә[1]мидуллина – икенче, Аделина Муллаянова өченче урыннарга лаек булды. Өлкәннәр арасында үз яшь категорияләрендә беренчелекне Альмира Әлмиева һәм Рузилә Нәфыйкова яулады. Матур, күңелле спорт бәйрәме әнә шулай күпләргә сәламәтлек инутлары, дан сәгатьләре бүләк итте.

Саф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә
Саф һавада бергә-бергә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас