

Шушы мөһим бәйрәмгә бәйле рәвештә, шулай ук Туган илгә мәхәббәт, ил тарихына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисләре, башка халыкларга туганнарча мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, Яңа Каръяуды мәдәният йортында хәрби бурычларын Туган илдән читтә үтәгән сугышчы-интернационалистлар белән очрашу оештырылды. Очрашуга килгән авылдашлар һәм кунаклар әфган сугышы ветераны Камил Гамбир улы Шакиров, чечен сугышы ветераннары Вадим Хәниф улы Әһәдуллин, Раил Ягъфәр улы Нуретдинов һәм Инзир Имамгали улы Исламовның каһарманлык юллары турындагы мавыктыргыч истәлекләрен дулкынланып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сугышчы-интернационалистларны, кайткан кунаклар һәм авылдашларны Яңа Балтач авыл биләмәсе башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова бәйрәм белән котлады, илләр имин булсын дигән, теләктә калды. Шулай ук мобилизацияләнгән якташларга җибәрелгән гуманитар ярдәм, аларның гаиләләренә даими күрсәтелгән хәстәрлек турында да әйтеп үтте. Очрашуның икенче өлешендә авылыбыз үзешчәннәре Розалия Хөрмәтуллина, Фәрит Шәйхетдинов, Яңа Балтачтан Зөлфәт Мөхәмәтдинов башкаруындагы халык җырлары, Марат Исламовның дәртле гармун моңнары һәркемнең күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе тудырды.