ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
3 март 2023, 06:20

Эш сөйгәнне – ил сөяр

Районда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең узган 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.

Эш сөйгәнне – ил сөярЭш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр

Район мәдәният йортының тамаша залында узган агросәнәгать хезмәткәрләренең еллык йомгаклау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, хуҗалык алдынгылары катнашты.
Чара Урал Гатауллин җитәкчелегендәге “Ядкарь” ир-егетләр вокаль ансамбле башкаруындагы “Чайкала иген кырлары” дигән матур җыр белән башланды.
Җыелышны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә ул районыбыз агросәнәгать комплексының 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2023 елга алда торган бурычлар буенча җентекле хисап тотты. Илгиз Фаил улы агросәнәгать предприятиеләрендә, хуҗалыкларда һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында һәр тармак буенча башкарылган һәм ирешелгән эшчәнлек буенча тулы анализ ясады. Һәр күрсәткечләр буенча тулы мәгълүмат бирелде һәм слайдлар белән озатылып барды.
Илгиз Фаил улы белдерүенчә, авыл хуҗалыгы тармагы районыбыз икътисадының төп тармагы булды һәм шулай булып кала да. Аның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә тоташ районның икътисади һәм социаль тотрыклылыгы бәйле.
“Районның авыл хуҗалыгы тармагында алга таба да үсеш өчен мөмкинлекләр зур. Булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга һәм заманча технологияләрне куллануга кертергә кирәк. Районыбызның агросәнәгать комплексы үсешенең максатлы күрсәткечләре уңышлы үтәлер, дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алда торган бурычларны хәл итүдә уңышлар телим”, – диде ул йомгаклау сүзендә.

Бу хакта тулырак язманы киләсе санда укырга мөмкин.

Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Эш сөйгәнне – ил сөяр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас