ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 март 2023, 06:25

Мал асрауга – җитди иътибар

Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында Чакмагыш, Бакалы һәм Шаран районнары хуҗалыклары җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашлыгында семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсановта катнашты. Илгиз Фаил улы әлеге семинар-киңәшмәне алып барды.

Мал асрауга – җитди  иътибарМал асрауга – җитди  иътибар
Мал асрауга – җитди иътибар

 

         Иң тәүдә сүз алып  ВСК иминият йортының башкарма директоры Елена Евгеньевна Бартновская терлек-туарны иминиятләндерү (страховкалау) буенча нинди программалар каралуын җиткерде, мал-туар зыян күрсә, чыгымнарны каплату өчен ярдәм төрләрен алуга ирешү өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Җаваплылыгы чикләнгән “Органика” җәмгыяте директоры урынбасары Олег Александрович Тюрин югары продукт бирүче сыерларны тукландыруга бәйле файдалы киңәшләр ишеттерде. Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең ветеринар табибы Фидаил Фәнил улы Йөзлекбаев яңа туган бозаулар арасында таралучан авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

         Яшь сыер малларын тәрбияләү, тукландыру һәм үрчетү, йогышлы чирләрне профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинарның практик өлеше район ветеринария станциясенең диагностика бүлегендә үткәрелде. Киңәшмәдә катнашучылар биредә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алып, кирәкле мәгълүмат тупладылар.

         Барлык белгечләрнең уртак тырышлыгы белән генә терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешеп була. Моны аңлап эш иткән хуҗалыклар даими уңышлар яулый да инде.

Мал асрауга – җитди  иътибар
Мал асрауга – җитди  иътибар
Мал асрауга – җитди иътибар
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас