ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
4 март 2023, 16:40

Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары

Шимбә көнне Калмашбаш авылында чаңгыда шуу буенча ачык ярышлар үтте.

Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышларыЯкташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары

Әлеге чара ачери-биатлон буенча Русия чемпионы, ил күләмендәге чемпионатлар һәм беренчелекләрдә күп тапкыр җиңүче исемен яулаган һәм халыкара ярышларда катнашкан якташыбыз Алик Азат улы Рамазановның якты истәлеген хөрмәтләп үткәрелде. Ярышларда үзебезнең район чаңгычыларыннан тыш, Бакалы, Бөре, Дүртөйле, Илеш районнары һәм Нефтекама шәһәре спортчылары катнашты. Алар яшь категорияләре буенча бүленеп, төрле озынлыктагы дистанцияләрдә җитезлектә көч сынашты. Һәр дистанциядә призлы һәм 4-5 урыннарны яулаучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күп санлы спорт сөючеләр катнашлыгында үткән бу ярышлар хәтер чарасы гына булып калмый, яшь буында туган җиргә, Ватанга сөю һәм аның белән горурлану тойгыларын тәрбияләү, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатларын күзаллаган тәрбияви яктан әһәмиятле чара да булды. Алик Азат улы вафатыннан соң үткән ун ел дәвамында аны оештырып килгән әти-әнисе, туганнары кадерле кешеләренең якты истәлеген хөрмәтләп әлеге ярышларда катнашкан барлык спортчыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас