

Яңабалтачлыларның концерт кичендә Рима ханым шушы иҗат җимешен укып та ишеттерде. Күркәм очрашуны алып баручы Тәгъзимә Мөхәммәтдинова да моңлы җырларны, дәртле биюләрне туган як, аның табигате, кешеләре турындагы шигырьләр белән үреп алып алып барды. Тәгъзимә ханым инде ничә еллар дәвамында мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшли. Бу җаваплы хезмәтендә аның иң зур ярдәмчесе – тормыш иптәше, җырчы, үзешчән композитор Зөлфәт Мөхәммәтдинов. Гаилә дуэтрының моңлы җыры концертның матур бер бизәге булды.
Күпкырлы талант иясе Зөлфәт Хөсәен улы Яңа Балтач авыл биләмәсе ир-егетләренең һәм хатын-кызларының вокал, халык уен кораллары ансамбльләрен дә җитәкли. Тәүдә сәхнә тормышына гашыйк, җырга һәвәс булган апа-абыйлар тамаша залын татар-башкорт халкының милли көйләренә күмде. Аннары алар ук башкаруындагы җырлар туган ягыбызга мәдхия булып яңгырады. Хәрби-патриотик рухтагы репертуарлары да уңышлы сайланган.
Яңа Балтач авыл биләмәсененең Тукай авылында туып-үскән үзенчәлекле виртуоз гармунчы, күптөрле республика конкурслары лауреаты Фликс Якупов та туган яклары белән бәйләнешне өзми. Җан дусты – гармуны белән чыгыш ясап, якташларының күңелләрен күтәрде ул.
Яңа Каръяуды авылының сәхнә осталары Розалия Хөрмәтуллина белән Фәрит Шәйхетдиноврның исемнәрне тирә-як авылларга гына түгел, бөтен район тамашачысына таныш. Моңлы тавышлы бу җырчылар дистә еллар дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый һәм әле һаман да үзләренең чыгышлары белән сөендереп торалар. Алар – “Озату”, “Шахта” кебек халык җырларын да, эстрада җырларын да уңышлы башкарып, якташларының күңел кылларын тибрәтә алырлык моңга ия сәләтле шәхесләребез. Нурия Әбдиеваның чыгышын да тамашачылар яратып тыңлады, көчле алкышларга күмде.
Һәр концертның иң чагу мизгелләре – ул, әлбәттә, биюләр. Яңа Балтачның сәләтле яшь кызы Миләүшә Гәрәева җитәкчелегендәге бию коллективы авылдашлары һәм жюри игътибарына заманча һәм “Җиде кыз” башкорт биюен тәкъдим итте. Миләүшә үзе генә оста итеп венгр биюе белән сокландырса, Резеда Хәмәдиярова, Эльвира Гайсина белән бергәләп “Өч ахирәт” биюен дә башкарды. Дулкынлану хисләрен җиңеп, тамашачыларга вальс бүләк иткән Линар Бәдретдинов, Азалия Зарипова да бары тик мактау сүзләренә лаек.
Бәхетен тырыш, намуслы хезмәттә табучы, яшәү мәгънәсен дуслык-татулыкта күрүче, ихлас күңелле, җыр-моң сөюче, кунакчыл Яңа Балтач үзешчәннәрендә арытаба да иҗади уңышлар теләп калабыз.