ИГЕНЧЕ
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2023, 10:10

Халык җәүһәрләре сандыгыннан

Үрнәк авыл биләмәсенең һәвәскәр артистлары да үзләренең концертлары аша туган авыл тормышын сурәтләүдә уңышка иреште. Театрлаштырылган бу тамашада “Көтү каршылау” фольклор композициясе дә, яшьләрнең мәхәббәт тарихы да, 95 яшьлек карчыкның моң-зарлары да, күршеләрнең аралашуы да урын алган. Болар барысы да район бәйгесенең тематикасын ачып салуга зур булышлык итте.

Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан

Үрнәк авыл биләмәсе үзенең сәхнәгә гашыйк гаиләләре белән дан тота. Иң тәүдә Раушания һәм Самат Гәрәевларны әйтеп узар идем. Үзешчәннәр концертында гаилә башлыгы ялгыз гына да, тормыш иптәше белән дә матур җырлар башкарды. Кызлары Чулпан да кече яшеннән җырларга яратты һәм әле дә авылдашларын моңнарга төрде. Инде хәзер уллары Илназ да сәхнәдә беренче адымнарын ясый.

         Көсәкәй авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе дә сәнгатьтән һич аерылмый. Рәсүл Вил улы җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбленең чыгышы концертның матур бер бизәге булды. Үзе дә аерым кубызда уйнап, милли көйләр яңгыратты. Кызы Рәсүлә күркәм тамашаны алып та барды, энекәше Айгиз белән театраль күренештә дә катнашты.

         Үзешчән сәнгать түгәрәкләренең актив әгъзалары Рамил Халиков белән Фәгыйль Ислановның чыгышларын да авылдашлары һәрчак көтеп ала. Икесе дә оста итеп гармунда уйный һәм моңлы җырлый да.

         Күптөрле вокал конкурслары лауреаты, район мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Табишева җитәкчелегендәге хатын-кызлар вокал ансамбле  башкаруындагы “Сандугач моңы”, “Саумы, диләр гөлләр” җырлары да тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Авыл үзешчәннәре белән беррәттән биләмә башлыгы Рәсимә Зәйнетдинованың шушы иҗат коллективында чыгыш ясавы һәм аерым да җырлавы бары тик соклану хисләре уята. Сәнгатьне яхшы аңлаган, мәдәният хезмәткәрләренә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итүче җитәкче булганга, эшләре дә үрнәкле бара үрнәклеләрнең.

         Бу якларның биюгә маһир егет-кызларын сәхнә серләренә үз эшенең остасы Роза Габделисламова өйрәтә. Аның җитәкчелегендәге коллективның “Уйна, гармун”, “Кунак каршылау”, кызлар төркеменең “Чиккән сөлге”, нәни артистларыбызның “Әннәги-геннәги” биюләре көчле алкышларга күмелде. Роза ханым үзе дә башкорт биюе “Мәүлиха”ны башкарды. Гөлшат Ганиева, Зөлфия Низамова, Раушания Гәрәеваның “Өч буын” биюе шулай ук тамашачылар күңеленә хуш килде. Гөлшат ханымның Гөлназ Исламова белән берлектәге “Ахирәтләр” биюе дә уңышлы килеп чыкты.

         Үрнәк урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Нәргизә Арысланова якташы, күренекле шагыйрь Марис Нәзировның “Оныткансың димә, Чакмагыш” шигырен сәнгатьле итеп укып ишеттерде. Бу сәләтле яшь кыз күптән түгел Стәрлетамак шәһәрендә узган нәфис сүз осталарының “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” республика конкурсында беренче урынны яулады.

Концертның уңышлы килеп чыгуында Илдар Габделисламов һәм Гөлназ Гарипованың роле  дә бик зур, алар тамашаны музыкаль яктан бизәде.

“Талантларның мең төсе” район фестивалендә үзенең сәхнә осталыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алган яңабалтачлылар һәм үрнәклеләргә. “Афәрин!” –  диясе генә кала. Уңышлар сезгә!

Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Халык җәүһәрләре сандыгыннан
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: