ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 март 2023, 05:25

Нәни чаңгычылар ярышты

Үткән атнада Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында чаңгыда узышу буенча кышкы ГТО фестивале үткәрелде.

Нәни чаңгычылар ярыштыНәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты

Ярышларда 12 балалар бакчасыннан 40тан артык бала – район үзәгенең 6нчы “Кояшкай”, 5нче “Шатлык”, 4нче “Әкият”, 1нче “Миләшкәй”, 1нче санлы Иске Калмаш, Рапат, Калмашбаш, Яңа Коты, Тозлыкуш, Үрнәк, Аблай, Имәнлекул балалар бакчалары нәниләре катнашты. Бу көнне өстән явып торган кар, салкын һава торышы да бәләкәч малай-кызларның кәефен төшермәде.
Спортка мөкиббән киткән яшь райондашларыбыз чаңгы юлында көч, чыдамлылык һәм тизлектә көч сынашты һәм вакытларын саф һавада файдалы үткәрде. Сабыйларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен мөһим һәм бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара икәнлеге барыбызга да мәгълум.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, яшь спорт сөючеләрне сәламләп, ГТО нормативларын тапшыруның өстенлекләре турында сөйләде һәм уңышлы стартлар теләде. Баш судья Данил Мөдәрис улы Зәкәриев балаларга ярышларның тәртибе һәм шартлары турында аңлаткач, иң тәүдә кызлар ярышты. Алар артыннан стартка малайлар басты. Биредә: “Әйдә-әйдә!”, “Тизрәк, шәбрәк!”, – дип, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре көч-дәрт биреп, алар өчен җан атып торды.
Ярыш кәеф күтәренкелегендә башланып, тантаналы да, күңелле дә бүләкләү мизгелләре белән тәмамланды.
Кызлар арасында шәхси беренчелектә Индира Мәкъсүтова (Чакмагыш 5нче балалар бакчасы) беренче, Аиша Әхмәтова (Чакмагыш 4нче балалар бакчасы) икенче, Ралина Кинҗәгулова (Иске Калмаш 1нче балалар бакчасы) өченче призлы урын алды.
Малайлар арасында шәхси беренчелектә Самир Исламов (Чакмагыш 6нчы балалар бакчасы) беренче, Рамазан Вәлиев (Аблай 2нче балалар бакчасы) икенче, Ильяс Гомәров (Үрнәк авылы балалар бакчасы) һәм Бәхтияр Гәрәев (Чакмагыш 4нче балалар бакчасы) өченче призлы урыннарны яуладылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар җиңүче дип билгеләнде:
1 урынга район үзәгенең 4нче һәм 5нче, 2 урынга 6нчы, ә 3 урынга исә Иске Калмсаш 1нче балалар бакчалары лаеклы булдылар.
Кышкы фестивальдә катнашучыларның һәркайсы сертификатлар белән бүләкләнде.

Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Нәни чаңгычылар ярышты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас