

Шундыйларның берсе Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Гали улы Хафизов иде. Күптән түгел туган авылы Имәнлекулда аның якты истәлегенә балыкчылар ярышы оештырылды. Сәнгать дөньясы белән балык тоту арасында нинди бәйләнеш булсын инде, дисезме?! Рамил аганы авылдашлары, гомүмән, район халкы да киңкырлы талант иясе буларак белә.
Хөрмәтле якташыбыз Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылы мәдәният йортында художество җитәкчесе булып башлый. Гомере буена сәхнәдән аерылмый, төрле елларда “Чакматаш” халык биюләре ансамбле, үрнәкле “Илһам” балалар театр коллективы җитәкчесе, клуб мөдире вазыйфаларын башкара. Үзен профессиональ биюче, яхшы театр артисты, виртуоз баянчы буларак та беләбез. Төп эшеннән тыш күмәк хуҗалыкта да эшләп өлгерде, комбайн руле артында ашлык урып-җыюда катнашты, умартачылык белән дә шөгыльләнде.
Ә инде аз гына буш вакыты булу белән Рамил Гали улы үзенең якын кешеләрен ияртеп Агыйдел елгасы буена – табигать кочагына ашыга иде, чөнки аның иң зур мавыгуы балык кармаклау булды. Шуңа күрә дә туган авылында балыкчылар ярышы оештырылу бик тә урынлы.
Бу бәйрәмдә катнашырга халык күп җыелган иде. Үз бәхетләрен, осталыкларын сынап карар өчен төрле авыллардан ир-егетләр килсә, урындагылар, яшь-җилкенчәк, бала-чага милли уеннарда, эстафеталарда актив катнашты. Ябалаклап ак кар явуына, суык битләрне чеметеп торуга карамастан, олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, күмәкләшеп дәртле биюләр башкарып, үзешчән сәнгать осталарының җырларын тыңлап, күңелләренә онытылмаслык хатирәләр туплап куйды.
Күркәм бәйрәмнең оештыручылары, иганәчеләре булган Хафизовлар, Тимерхановлар, Дәүләтшиннар гаиләләре яхшы кәеф, көрәш дәрте булдыру өчен бар көчләрен салган, бу очрашуда катнашкан беркем дә бүләксез калмады.
Ә инде һәр ярышның, әлбәттә, җиңүчеләре дә булырга тиеш. Иң беренче булып өч тапкыр бозны бораулау конкурсында беренчелекне Урал Исхаков яулады, икенче урынга – Яңа Котыдан Роберт Сәлихов, өченчегә – Имәнлекулдан Ринат Дәүләтшин лаек булды. Ир-атлар белән беррәттән бу бәйгедә катнашкан Ләйсән Миңлегалиева оештыру комитетының махсус призы белән бүләкләнде.
“Иң күп балык тотучы” номинациясендә җиңүче дип Алик Миңлегалиев табылды. Бер сәгать эчендә ул 16 балык тота алган. Шушы вакытта Тамьян авылыннан Рамил Салихов 14 балыкка хуҗа булып, икенче урынга чыкты. Имәнлекулдан Венер Тимершәехов өченче урынга калса да, иң зур балык аның кулында иде, моның өчен ул тагын бер кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Рамил Гали улының тормыш иптәше, шулай ук озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт салып, әлеге вакытта Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Разалия Лиф кызы тарафыннан тагын бер махсус бүләк әзерләнгән икән. Ул “Биюче-балыкчы” номинациясе буенча Иске Калмаштан Рәсим Батыргәрәевка тапшырылды, тамашачылар игътибарына ул үзе дә мари биюен башкарды. Имәнлекул авылында үткән балыкчылар бәйрәме алдагы елларда да дәвам итәр, дип ышанабыз. Якташлар, колагыгызга салып куегыз, әлеге бәйгегә килгәндә, гармун-баяннарыгызны да эләктерегез, я булмаса, җыр һәм бию әзерләгез!
Бәйрәм ахырында һәркем тәмле коймаклардан, кайнар чәйдән һәм тәмле пылаудан авыз итеп, күтәренке кәеф белән йортларына таралышты.
Денис Мансуров
P.S. Рамил Гали улы белән шәхсән үземә дә бер тапкыр булса да балык кармакларга барырга туры килде. Дуслар белән табигать кочагында ял итүне ул “могҗиза” дип атый иде һәм шул көнне, минем әдәби иҗат белән шөгыльләнүемне дә белеп, шушы күңелле мизгелләрне саклап калу өчен тиз арада шигырь язуымны сорады. Хөрмәтле якташлар, гәзит битләре аша сезгә дә тәкъдим итим әле.