

Мәгълум булуынча, узган ел республикада бу зарарлы авыр вируслы инфекция белән чирләүчеләр санының кискен артуы күзәтелгән. 2022 елда республикада бөерләргә зыян китерә торган геморрагик бизгәк синдромы белән авыруның 2003 очрагы теркәлгән. Ә безнең районда исә лаборатор тикшеренү нәтиҗәсендә аның биш очрагы расланган. Авыручылар Чакмагыш, Рәҗәп, Рапат, Яңа Балак һәм Яңа Коты авылларында теркәлгән. Эпидемиологик анамнезлар буенча кешеләрнең утын, печән әзерләү, йорт яны участогында эшләү вакытында зарарланулары ачыкланган.
Белгечләр белдерүенчә, “тычкан чире” гаять авыр узучы йогышлы чирләрдән санала. Аны эләктерүче кеше югары тән температурасы, гомум организмы агулану, бөерләр, кан тамырлары һәм башка органнар зарарлану белән изалана. Ул инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Чара барышында Әлфия Гайнанова һәм Альберт Шәрифуллин бөер синдромлы геморрагик бизгәкне профилактикалау эшчәнлегенең төп факторларына басым ясадылар, әлеге авыруны йоктырмас өчен кимерүчеләрнең үрчүенә юл куймаска һәм аларны бетерү чараларын күрергә чакырдылар.
Шулай ук алар дератизация уздыруга карата санитария-эпидемиологик таләпләр турында сөйләделәр һәм комиссия әгъзаларынына төпле киңәшләрен җиткерделәр, барлык сорауларга да тулы, анык җаваплар бирделәр.
“Әлеге авыруны йоктырмас өчен түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
- шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәргә (ашар алдыннан һәм тыштан кергәч кулларны юу);
- тузан күп булганда (иске корылмаларны сүтү, печән, салам, үлән һәм башкалар төяү, такта штабельләрен, бүрәнәләрне, чыбык өемнәрен сүтү, бина җыештыру) респиратор яки мамык-марля бәйләвечләрен кулланырга кирәк;
- җыештыруны коры ысул белән түгел, ә дезинфекцияләү чаралары кулланып үткәрергә;
- көнкүреш чүп-чарларын вакытында чыгарырга;
- азык-төлек калдыкларын, валчыкларны җыештырырга, ачык урында калдырмаска. Ашамлыкларны металл, тыгыз ябылган савытта саклагыз;
- юылмаган куллар белән тәмәке тарту һәм ашау тыела.
- Бернинди очракта да тере яки үлгән кимерүчеләргә бияләйсез яки резин перчаткаларсыз кагылырга ярамый”, – дигән киңәшләрен җиткерде Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнарында БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова .