ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 март 2023, 08:10

Ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә аерым игътибар

Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү – бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе булып тора.

Ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә аерым игътибарВатанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә аерым игътибар
Ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә аерым игътибар

Районыбызда бу җәһәттән зур эшләр башкарыла. Әйтик, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында укучыларда ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыту, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешкә кызыксыну уяту максатыннан күп төрле патриотик чаралар узып тора. Биредә үткәрелгән төрле сыйныф сәгатьләре, тематик әңгәмәләр, спорт ярышлары, очрашулар патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Күптән түгел әлеге уку йортында хәрби-патриотик айлык чикләрендә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар оештырылды. Чараны ачу тантанасында район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров һәм урындагы ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Ринат Раян улы Ризванов катнашты. Ярышларда чыгарылыш төркемнәреннән хәрби хезмәткә чакырылыш яшендәге өч команда биш спорт төре буенча көч сынашты. Егетләр электрон винтовкаданмәргән атуда, гер күтәрүдә, гәүдә белән күтәрелүдә көч сынаштылар, противогаз киюдә һәм АК-74не тизлеккә сүтеп-җыюда осталыкларын күрсәттеләр. Ярышларның барлык этапларын үтеп беткәннәннән соң судьялар йомгак ясадылар. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм командалар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас