

Чакмагыш районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе төрле дәүләт программалары ярдәмендә хәл ителә.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Мәгалимовлар гаиләсенә авыл җирлегендә торак төзү өчен сертификат тапшырды. Ул Русия Федерациясендә «Авыл территориясен комплекслы үстерү» программасы нигезендә торак шартларын яхшырту максатында бирелә. Яшь гаилә әлеге программа нигезендә муниципаль район хакимиятендә исәпкә 2019 елда баскан булган.
«Язмышларын авыл белән бәйләргә булган гаиләләргә бик теләп ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Моның өчен төрле дәүләт программалары ярдәмгә килә. Сертификат билгеле вакыт эчендә йорт төзеп, авыл хуҗалыгы тармагында биш ел дәвамында эшләү шарты белән бирелә. Ранис Рәмзил улын тырыш, хезмәт сөючән авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак беләм. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында ул 2014 елдан бирле эшли. Алга таба да хезмәтендә уңышлар телим», - диде Реканс Фәнил улы.
Мәгалимовлар берсеннән-берсе матур өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан гаилә өчен бу зур бүләк булды.
Тулырак: алдагы саннарда.