ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 март 2023, 04:25

Кешеләргә шатлык өләшү – ниятем

Сылу хатын-кызларның булдыра алмаган эшләре юктыр6 фермер да ул, шәхси эшкуар да, төзүче, сатучы, бозау караучы, сыер савучы, штукатур-маляр, полиция хезмәткәре, парикмахер, шәфкать туташы, пешекче, көчле җитәкче, табиб,инженер, укытучы, “кайнар нокталар”да йөрергә яратучы журналист, хәбәрче, матурлык индустриясендәге эшкуар... Шулай бик күп һөнәрләрне  үзләштереп, барыбер үзенең күркәмлеген, нәфислеген, хатын-кызларга гына хас булган гүзәллеген, тылсымын җуймаган хатын-кыз.

Кешеләргә шатлык өләшү – ниятемКешеләргә шатлык өләшү – ниятем
Кешеләргә шатлык өләшү – ниятем

 Сүзебез күпләребез өчен ир-ат эше дип кабул ителгән шөгыльгә алынган эшкуар –  пластик тәрәзәләр җитештерүче райондашыбыз Гөлшат Равил  кызы Газизова турында булыр. Ни өчен ул шушы шөгыльне  сайлаган икән? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.

         Гөлшат – шәхси эшкуар. 2007 елда пластик тәрәзәләр җитештерү структурасына килә. Эшен “Европласт”та башлый. Вазыйфасын яратып һәм намус белән башкарганы өчен яхшы нәтиҗәләргә ирешә, бүләкләр ала. Тәрәзә эшләү компаниясендә эшләгән дәвердә ул һәрвакыт шәхси бизнесын ачу теләге белән яши. Һәм бу хыялга алар тормыш иптәше Ирек белән бергә үрли башлыйлар. Заказлар алып, документлар әзерләү Гөлшат өстендә булса, тормыш иптәше инде аларны хуҗаларына илтеп монтаж ясап, урнаштыра. Бүгенге көндә аның ныклы тәҗрибәсе һәм үз клиентлар базасы бар. “Фаворит”, “Мегапласт”, “Омега”, “Тәрәзәләр” заводлары белән эшли. Аларның эш дәверендә бик күп кешеләргә, мәктәпләргә, мәктәпкәчә оешмаларга  сыйфатлы тәрәзәләр куйганнар, рәхмәтле клиентлары бихисап булган.

         Үз эшен бик яратып башкара. Эшенең файдалы һәм кирәкле булуы белән тәрәзәләргә заказ ясаучыларның канәгатьлеге  – аның өчен иң кыйммәтлесе. Ул тагын да ныграк илһамланып, дәртләнебрәк эшли,яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Һәрвакыт үсешкә омтылу, кешеләр белән  күп аралашу, яңа танышулар, хәрәкәттә, эштә булу – аның тормыш девизы. Төрле танышу-очрашулар аңа һөнәри яктан һәм шәхси эшкуар буларак та үсәргә мөмкинлек бирә. “Минем буш вакытым да бик аз. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга яратам, тик торырга яратмыйм – бу сыйфатларым мине куелган максатларга ирештерә. Декрет ялынадагы әни булсам да, мин үз эшемне читтән торып дәвам итәм. Без Ирек белән –  бер команда. Барлык эш этапларын – үлчәм алып монтажлауга кадәр бергә башкарабыз”, –  ди Гөлшат. Ару-талу белмәс ханыма киләчәктә дә зур уңышлар, рәхмәтле клиентлар, эшләрендә зур  уңышлар теләп, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбриклибез.

Кешеләргә шатлык өләшү – ниятем
Кешеләргә шатлык өләшү – ниятем
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас