ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
8 март 2023, 02:45

8 МАРТ – ХАЛЫКАРА ХАТЫНКЫЗЛАР КӨНЕ

Тормышыбыз сезнең белән ямьле

8 МАРТ – ХАЛЫКАРА ХАТЫНКЫЗЛАР КӨНЕ8 МАРТ – ХАЛЫКАРА ХАТЫНКЫЗЛАР КӨНЕ
8 МАРТ – ХАЛЫКАРА ХАТЫНКЫЗЛАР КӨНЕ

Халыкара хатын-кызлар көне – табигатьнең гүзәлләнә, бөтен төреклек дөньясы уяна торган мәлендәге күркәм бәйрәм белән яз кояшыдай ягымлы, назлы, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәкләрдәй берсеннән-берсе гүзәлрәк һәм кабатланмас үзенчәлекле нәфис затларыбызны ихлас йөрәктән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Борынгы чорлардан ук хатын кызлар җан җылысын, матурлыкны һәм чиксез назлылыкны гәүдә ләндерә, кешелек дөньясында те реклекне саклый, яңа тормыш бүләк итә, якты киләчәккә өмет ышаныч өсти. Гаилә учагында һәрчак җылы куз тотучы, гаилә бөтенлеген үзенә хас алымнар белән саклаучы, җәм гыятебезнең ышанычлы терәк тая нычы да алар. Ә гаилә татулыгы – илебез ныклыгы, бердәмлеге нигезе ул. Бүгенге тормышыбызның кайсы гына өлкәсен алма – хатын кызларыбызның роле, фидакарь хезмәте бәһалап бетергесез. Күп кырлы эшчәнлеге белән гүзәл зат ларыбыз җәмгыятебезнең рухи әх лакый нигезләрен тотрыкландыру га, ныгытуга, районыбыз, республи кабыз һәм илебез казанышларына бәһалап бетергесез зур өлеш кертә. Яшь буын тәрбияләп үстереп, шул ук вакытта барлык тармакларда җитештерүчән хезмәт үрләре күр сәтеп, хөрмәтле хатын кызларыбыз чиксез ихтирам, олы соклану һәм горурлык хисләре уята. Хөрмәтле гүзәл затлар, сөекле әниләр, апалар һәм сеңелләр! Һәммәгезгә дә күркәм бәйрә мегездә ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәт ихтирамын һәм чиксез сөюен, иминлек, бөтен изге башлангычларыгызда бары уңышларга ирешүегезне генә телим.

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас