ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 март 2023, 10:25

Гүзәл затларыбыз күркәм чараларда катнашты

7 март көнне башкаладагы “Торатау” Конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Күркәм чарага республиканың барлык шәһәр-районнарыннан гүзәл затлар җыелды. Алар арасында Чакмагыш районы вәкилләре – Әнүзә Вәлиева, Дамира Раянова, Гөлназ Камалова, Фәридә Латыйпова да булды. Бу хакта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнаштыГүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз күркәм чараларда катнашты


Тантаналы чарада төбәк җитәкчесе хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– “Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Бу язгы бәйрәмне без барыбыз да көтеп алабыз. Бүген сез һәммәгез дә иң матур сүзләргә лаек. Сез – гаилә учагын саклаучы тормыш юлдашы, сабыр һәм балаларыгызга матур тәрбия бирүче әниләр, үз эшен белүче оста һөнәр ияләре. Барысы өчен дә сезгә рәхмәт”, – диде Радий Фәрит улы Хәбиров.
Үз чыгышында төбәк Башлыгы табиб хатын-кызларга аерым рәхмәт белдерде. Ул шулай ук волонтёрларга, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары, бигрәк тә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләре турында кайгыртучы барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Игелекле эшләр башкаручы, хәйрия акцияләрендә катнашучы, рухи кыйммәтләр саклаучы һәм балаларны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүче хатын-кызларны мактап телгә алды ул.
Моңардан тыш, республиканың төрле районнарыннан хатын-кызлар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Язгы бал бәйрәменә дә чакырылды. Гүзәл затларны биредә якынлашып килүче бәйрәм белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин тәбрикләде.
Бәйрәмдә катнашучы волонтёрлар, эшкуарлар, җәмәгатьчеләр арасында безнең районнан да изге күңелле хатын-кызлар бар иде. Әхмәт авылының ФАПы фельдшеры Айсылу Рамус кызы Якупова, Үрнәк авылыннан хаклы ялдагы укытучы Раушания Тәлгать кызы Хөснетдинова, район китапханәсе методисты Альбина Әхнәф кызы Дәүләтшина – уртак җиңүгә ирешү өчен күп көч түгүче күркәм затлардан.
Максим Забелин хатын-кызларга Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән котлау сүзләре җиткерде. Бәйрәмдә катнашкан һәр гүзәл затка сәламәтлек һәм иминлек теләп, изге йөрәкләре, игелекле хезмәтләре, алтын куллары өчен ихлас рәхмәт белдерде.
Чыннан да, Язгы балга җыелган хатын-кызларның һәркайсы мактау сүзләренә лаек. Алар әйләнә-тирәбездәге тормыш хәлләренә битараф булмаган хатын-кызларны берләштереп, киемнәр тегә, җылы оекар бәйли, токмач кисә.Шундый гади, әмма бик мөһим әйберләр яугир якташларыбызның рухын күтәрә, җиңүгә ышанычларын тагын да ныгыта.
Язгы бал бәйрәме кунаклары “Язгы мәхәббәт җыры” концертын карады. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары гүзәл затларга күңел җылыларын кушып музыкаль номерлар тәкъдим итте.

Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз  күркәм чараларда катнашты
Гүзәл затларыбыз күркәм чараларда катнашты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас