ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 март 2023, 09:35

СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!

Бу дөньяда баласын югалткан ана белән сөйләшүдән дә авыры юктыр. Күзләрдән менә-менә тамам диеп торган күз яшьләре, ана йөрәгенә мәңгелеккә кереп кадалган кайгы угы. hәм өметсез сагыну…

СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!
СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!

6 март көнне Тозлыкуш урта мәктәбе укучылары бу сагыш тулы күзләр  белән тагы очраштылар. Украинада махсус  хәрби  бурычын үтәгәндә гомере өзелгән Валеев Данил Венер улының әнисе Әнүзә Фәндүз кызын укучыларыбыз бәйрәм белэн  котларга, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә  бардылар.Ел дәвамында hәр бәйрәм саен барып торсак та бу сагышлы күзләрне күрү шулкадәр авыр, йөрәк  әрнеткеч. Барган саен Әнүзә ханымның да йөрәк  ярасы яңарадыр, шулай булса да укучыларның Данилыбызны, аның батырлыгын, үстергән  ялгыз  әнисен онытырга  хаклары  юк, кулдан килгәнчә  ярдәмнәреннән ташламаячаклар.

Данил Венер улының  әнисен, апасын, сөеклесен, улы Кәримен ташлап киткәнгә бер ел була. Әнүзә ханымның улын бер генә минутка да уйламаган вакыты юктыр. Әле дэ, аның елына кадәр диеп, зурайтып, хәрби киемдә төшкән фотосын  стенасына элеп куйган, фотосурәтләре белән альбом төзегән.Без баргач та шуларны  күрсәтеп батыр яугирыбыз турында хәтирәләрен яңартты.

Тозлыкуш авыл хакимияте территориясеннән әлеге вакытта Украинада хәрби операциядә катнашучы Батурин Евгений Владимирович гаиләсенә дә hәрдаим ярдәм күрсәтеп торабыз. Бәйрәм алдыннан Татьяна Михайловна янына барып 8 Март белән котладык, карларын көрәп, кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек. Евгенийның әнисен сөендереп, җиңү белән исән-сау кайтуын теләдек.

Егетләребез  Җиңү белән тизрәк  Туган  илләренә, газизләре янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип, укытучылар да үз өлешләрен кертә. Күптән түгел генә гуманитар ярдәм йөзеннән күпләп, коллектив белән тукмач кисеп җибәрдек. Аның  янында чәй, кофе, бәйләнгән оек, бияләйләр, җылы киемнәр дә озатылды. Мәктәбебез изге эшләрнең берсеннән дә читтә калмый, укучылар, укытучылар белән бердәм булып бик зур эшләр башкара. Күңел җылысын өстәп әзерләгән ризыклар, җылы киемнәр якташларыбызга hәрчак көч биреп торса, чын күңелдән башкарган эшләребез яугирларның әниләренә әз булса да ярдәм булыр.

Яшь буынны Данил Венер улы, Евгений Владимирович кебек лаеклы кешеләр hәм геройлар белән горурланып, Ватанны саклаучыларның батырлыклары үрнәгендә тәрбияләү безнең  изге бурычыбы.

СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!
СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!
СЕЗ-МӘҢГЕЛЕК ГОРУРЛЫК!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас