ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 март 2023, 04:50

Хатын-кыз – милләт җаны ул

Күптән түгел башкалабыз Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы VII” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Хатын-кыз – милләт җаны улХатын-кыз – милләт җаны ул
Хатын-кыз – милләт җаны ул


2 мартта “Торатау” конгресс-холлында узган чара патриотик рухта үткәрелде. 10 номинациянең һәркайсында өч лауреат билгеләнде, конкурста җиңүче кубоклары һәм иганәче призлары тапшырылды.
“Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсы инде җиденче тапкыр уздырыла. Бөтенрусия дәрәҗәсендә ул быел икенче тапкыр үтә. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуңа быел конкурска Ватанны саклаучыларның әниләре чакырылган иде. Алар арасында Русия Геройларының, һәлак булганнарның әниләре, яугирләрнең җәмәгать эшчәнлегенә кушылган әниләре, тормыш иптәшләре бар иде.
Конкурсның йомгаклау чарасында районыбыздан муниципаль этапта җиңү яулаган 22 гүзәл затыбыз да катнашты.
Быел бүгенге тормыш хәлләреннән читтә калмаган, махсус хәрби операция вакытында хәрбиләргә госпитальдә ярдәм күрсәткән медицина хезмәткәрләре өчен ике номинация булдырылды. Район үзәк дәваханәсе табибәсе Динара Закарина “Медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңүче дип табылды. Лидер хатын-кызларга проект партнёрларыннан бүләкләр тапшырылды.
“Башкортстан Республикасының башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, филология фәннәре докторы Гөлнур Колсарина җитәкчелегендәге проект республика күләмендә елдан-ел зур әһәмияткә ия була бара. Аның максаты – гаилә учагын саклаучы, балаларыбызда тормыш кыйммәтләрен тәрбияләүче, шул ук вакытта иҗтимагый тормышта актив булган гүзәл затларны данлау.

Хатын-кыз – милләт җаны ул
Хатын-кыз – милләт җаны ул
Хатын-кыз – милләт җаны ул
Хатын-кыз – милләт җаны ул
Автор:
Читайте нас