

Экстремистик төркемнәр лидерлары яшьләрне бөтен проблема-каршылыкларны, шул исәптән акчага бәйлеләрен дә, тиз арада җиңәргә ярдәм итәргә ышандырып, үз төркемнәренә җәлеп итә. Әлегә дөньяны ныклап күрмәгән-аңламаган яшь кызлар һәм егетләр мондый оешмалар эшчәнлегендә катнашулары белән үзләрен борчыган проблемаларны чишә алмау гына түгел, киресенчә, яңаларын өстәп, үз киләчәкләрен җимергәннәрен хәтта аңламыйлар да.
Күптән түгел Яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы И.Х.Мансурова Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыш филиалында белем алучы студентлар катнашлыгында “Яшьләр экстремизм һәм террорчылыкка каршы” программасы чикләрендә “Терроризм – җәмгыять өчен хәвеф” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгатен оештырып үткәрде. Аның барышында үсмерләргә шушы хәвефле күренешләр турында җентекле мәгълүмат җиткерелде, мондый оешмалар эшчәнлегенә җәлеп итү тәкъдимнәре булган очракта, аларны кире кагу ысуллары турында аңлатылды. Чара барышында кызлар-егетләр игътибарына “Русиядә террор...” дип исемләнгән видеоролик тәкъдим ителде.
Кешелек җәмгыятендә, дөнья илләрендә, шул исәптән безнең дәүләт биләмәләрендә дә, террорчылык һәм экстремизм күренешләре аеруча еш янаган бүгенге вәзгыять шартларында әлеге чара зур тәрбияви әһәмияткә ия булды.