+28 °С
Болытлы


Яз аена да кердек, көннәр җылына төште. Һава температурасы үзгәреп торганда кар яву, түбәдән кар-боз төшү куркынычы көчәя. Шулай итеп түбәләрдән кар ишелү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу куркынычы арта. Бигрәк тә кешеләр күпләп йөргән, аеруча балалар булган урыннарда хәвефсезлек чараларын күрү мөһим.
“Шатлык” 5нче балалар бакчасы хакимияте “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалык җитештерү идарәсе” җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасы биналарының түбәләрен кардан һәм боздан чистартуны оештырды. Хәзер биредә беркемгә дә куркыныч янамаячак, балалар да, ата-аналар һәм тәрбиячеләр дә үзләрен хәвефсез хис итә ала, ә яз җылы көннәре белән сөендерәчәк!