ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 март 2023, 09:35

Бәхетле картлык – язмыш бүләге

Анна Ивановна Нәҗмиева: Туган һәр яңа көнгә шатланам һәм бәхетле картлык биргәне өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Бәхетле картлык – язмыш бүләгеБәхетле картлык – язмыш бүләге
Бәхетле картлык – язмыш бүләге



Шушы көннәрдә Көсәкәй авылында игелекле гомер кичерүче Анна Ивановна Нәҗмиевага 90 яшь тулды.
Бер гасырга якын гомер кичергән Анна Ивановна Татарстан Республикасының Зәй районында дөньяга килгән. Яшь чактан ук аның иңнәренә тормышның бар авырлыгы төшә. Авыр һәм сынаулы сугыш елларында ул Казахстан якларында җиңел булмаган хезмәтләр башкара. Биредә ул гомерлек тормыш юлдашы – Венерны очрата. 1962 елда иптәшенең туган ягы – Көсәкәй авылына күченеп кайталар. Матур гаилә корып, ике кыз, ике улга гомер бирәләр.
Күркәм юбилее белән Анна Ивановнаны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте рәисе Ранис Рәис улы Хәмәтдинов, Көсәкәй авылы клубы мөдире Рәсүл Вил улы Сәфиуллин тәбрикләде. Юбилярга Президентыбыз В.В.Путинның Котлау хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас