+22 °С
Яңгыр


Чакмагыш беренче урта мәктәбендә узган дәресләргә дә балалар бик теләп һәм зур канәгатьлек белән киләләр. 11 мартта алар өчен математика һәм сөйләм үсеше буенча дәресләр үтте. Малайлар һәм кызлар биредә комда сурәт төшерү студиясе белән таныштылар һәм яраткан хайваннарын сурәтләделәр. Психолог кабинетында да балалар биремнәрне бик теләп үтәделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук булачак беренче сыйныф укучылары рәхәтләнеп спорт залында да уйнап өлгерделәр.