ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
13 март 2023, 06:45

Сәламәт тешләр – бәхетле балалар

2019 елның августыннан Чакмагыш гимназиясендә “Взлетай” белем бирү проекты кертелде. Ул төрле юнәлештәге программаларның тулы комплексын үз эченә ала. “Ирекле сөйлә” модуле инглиз телен үзләштерергә ярдәм итсә, “Спорт белән дус бул” укучыларны спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүгә максималь рәвештә җәлеп итә, “Шахмат уйна” акыл сәләтен һәм логик фикерләүне үстерә, “Бию” классик биюләр нигезләре серләрен ача, ә “Интерактив башкорт теле” исә укучыларның коммуникатив сәләтләрен формалаштырга ярдәм итә.

Сәламәт тешләр – бәхетле балаларСәламәт тешләр – бәхетле балалар
Сәламәт тешләр – бәхетле балалар

2019 елның августыннан Чакмагыш гимназиясендә “Взлетай” белем бирү проекты кертелде. Ул төрле юнәлештәге программаларның тулы комплексын үз эченә ала. “Ирекле сөйлә” модуле инглиз телен үзләштерергә ярдәм итсә, “Спорт белән дус бул” укучыларны спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүгә максималь рәвештә җәлеп итә, “Шахмат уйна” акыл сәләтен һәм логик фикерләүне үстерә, “Бию” классик биюләр нигезләре серләрен ача, ә “Интерактив башкорт теле” исә укучыларның коммуникатив сәләтләрен формалаштырга ярдәм итә.
“Взлетай” республика мәгариф проекты һәм “Сәламәт елмаю” модулен гамәлгә кертү чикләрендә 2020 елда гимназиядә лицензияле стоматология кабинетын ачу тантанасы булды. Кабинет махсус җиһазлар һәм барлык кирәкле материаллар белән җиһазландырылган. Биредә стоматологик тикшерүләр, авыз куышлыгын санацияләү, массакүләм профилактик чаралар, санитар-агарту эшләре үткәрү каралган. Гимназия укучылары яхшы җиһазландырылган стоматология кабинетында профилактик тикшерүләр үтә һәм тиешле дәвалану ала. Шулай ук биредә укытучыларга да хезмәт күрсәтелә.
Квалификацияле стоматологлар Зөлфия Динар кызы Корбанова һәм Лилия Вазыйх кызы Хәдимуллина сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гимназистларны кабул итеп, стоматологик ярдәм күрсәтәләр. Мәктәптә стомотология кабинетлары булу стоматологик ярдәм күрсәтүнең дәрәҗәсен күтәрә. Бу пациентлар өчен дә уңайлы, чөнки эшлекле маршрут схемасын төзергә мөмкинлек бирә. Мәктәп стоматология кабинеты – балаларның күпчелек авыз куышлыгы авырулары проблемаларын чишү урыны да. Алар уку процессыннан аерылмыйча, педагоглар һәм әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Мондый кабинетларның планлы һәм озайлы эшчәнлеген оештыру һәр укучының сәламәтлеген тәэмин итүне оештырырга мөмкинлек бирүдән гыйбарәт.
Яңа стоматология кабинеты, әлбәттә, укучыларның күңеленә дә хуш килде. Гимназия укучылары мондый якты, уңайлы кабинет ачылуының аларга ошавы һәм алар бирегә йөрергә курыкмаулары турында бик теләп сөйләделәр.
– Безне биредә яхшы итеп кабул итәләр, безгә бик ошады. Тешләребезне дәвалаганда бөтенләй дә авырту сизмәдек. Без хәзер стоматологлардан бөтенләй курыкмыйбыз. Ул элек куркыныч булгандыр, ә хәзер исә тешләрне дәвалау авыр түгел, куркасы юк, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты 4А сыйныфы укучылары Камил Әхмәдуллин һәм Артем Живайкин.
Теш авырулары күп түгел, әмма алар ата-аналардан зур игътибар сорый. Һәр ата-ана баласын теш табибына вакытында күрсәтеп-тикшертеп торырга тиеш. Мәктәптә булдырылган стоматология кабинеты бер яклап, укучыларга биредә укудан аерылмыйча урында дәвалану өчен аеруча уңайлы булса, икенче яклап, теш авыруларын булдырмау һәм аларны кисәтү максатыннан бик мөһим.

Сәламәт тешләр – бәхетле балалар
Сәламәт тешләр – бәхетле балалар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас