ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 март 2023, 16:25

Ватанны саклау – изге бурыч

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә «Патриот» клубы чикләрендә “Ватанны саклау дигән һөнәр бар” дип аталган чара оештырылды. Ул әңгәмә-диалог форматында узды.

Ватанны саклау – изге бурычВатанны саклау – изге бурыч
Ватанны саклау – изге бурыч

Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалының 1 һәм 2 курс студентлары белән очрашуга район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров чакырылган иде. Әңгәмә барышында Альберт Хәниф улы егетләргә үзенең хәрби хезмәт тәҗрибәсе, Ватан алдындагы хәрби бурычы турында сөйләде, армия сафларында хезмәт итү һәм хәрби югары уку йортларына укырга керү буенча төпле киңәшләрен җиткерде. Ул шулай очрашуда катнашучыларга «патриот», «ватанпәрвәрлек», «Ватанга мәхәббәт» сүзләренең мәгънәсен аңлатты һәм аларның күптөрле сорауларына җаваплар бирде. Чарада катнашучылар өчен баш китапханәче Гөлназ Бикташева тарафыннан әзерләнгән “Русия һәм Кырым – бергә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас