+22 °С
Яңгыр


Чарага район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы, педагогия фәннәре кандидаты Рәсимә Зәлиф кызы Балягова чакырылган иде. Дәрес гимназия активы белән “түгәрәк өстәл” форматында узды. Әңгәмә барышында Рәсимә Зәлиф кызы гимназия укучылары белән һөнәри үсеш тәҗрибәсе һәм уңышка ирешү тарихлары белән уртаклашты. Мотивация дәресе гүзәл затлар өчен эстетик зәвыклы «Флорариум» осталык дәресе белән тәмамланды.