ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 март 2023, 06:15

Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.

Районнан махсус хәрби операциядәге якташ яугирләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды

Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.

Украинада барган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк изге күңелле, мәрхәмәтле райондашларыбыз хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште һәм миһербанлы икәнлекләрен тагын бер кабат расладылар. Алар тарафыннан яугир якташларыбызга чикләнмәгән күләмдә гуманитар ярдәм берничә мәртәбә җибәрелде инде. Бу эш бүген дә туктатылмады һәм актив рәвештә дәвам итә.
Район гәзите битләрендә Украиндагы махсус хәрби операция зонасында катнашучы солдатларга һәм аларның ата-аналары, гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен М. Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы эшчәнлеге оештырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул районыбызның Яшьләр үзәгендә урнашкан.
Шушы көннәрдә Чакмагыштан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе озатылды. Җыелган әйберләрнең барысы да Украинда барган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтеп тапшырылачак. Илебез мәнфәгатьләре хәл ителгән әлеге операциягә битараф булмаган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм төрле гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрнең райондагы оешмалары вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәм күрсәтү теләген белдереп, бу изге эштә актив катнашты. Алар өчен кыска гына вакыт эчендә азык-төлек, шул исәптән ит һәм фарш, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары, шулай ук башка кирәк-ярак әзерләп җибәрелде. Шулай ук мобилизацияләнгән ир-егетләргә УАЗ автомобиле, суыткыч, туңдыргычлар, су җылыткыч, бензинда эшләүче мотопычкылар, шөреп боргыч җайланмалар һәм башка кирәкле көнкүреш әйберләре озатылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Украинадагы якташларыбызга әлеге әйберләрне озата баручыларга гуманитар йөкне исән-имин илтеп тапшыруларын, хәерле юллар теләде.
Әлеге мәлдә өйләреннән еракта булган ир-егетләргә безнең ярдәмебез бик кирәк. Районыбыз халкы һәрвакыт киң күңеллелеге, олы йөрәкле булуы белән аерылып тора һәм әлеге җиңел булмаган вакытта битараф калмыйча, хәрбиләргә кулыннан килгән ярдәмне сузарга ашыкты. Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һәм аларга рухи көч өстәр, дип ышанабыз.

Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була.
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас