ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
15 Марта 2023, 11:30

Кече Ватаным турында

Авылда туып-үсеп, зур яки кечкенә шәһәрләрдә төпләнгән якташларыбыз кайвакыт балачакларын, туган авылларында яшәгән елларын еш кына сагынып искә алалар.

Кече Ватаным турындаКече Ватаным турында
Кече Ватаным турында

Кече Ватан – Русиянең рухи ныгытмасы булган һәм булып кала да, чөнки ул безнең зур, колач җитмәс Туган илебезнең бер кисәкчеге. Ул чын халык сөйләмен, милли характерын һәм аның халкының менталитетын саклый. Авылда туып үскән кешеләр табигатьне яраталар һәм нечкә итеп тоялар, һәрвакыт җиргә тартылалар. Ләкин кече Ватанга да игътибар кирәк: авылларыбыз йортлары, чишмә-елгагалары, урманнары һәм иң мөһиме – туып-үскән, ягъни әти йорты юкка чыкмасын өчен аны кайгырту, аңа карата хәстәрлек күрү мөһим. Кечкенә авыллар үз халкыннан ярдәм һәм проблемаларны хәл итүдә ярдәм көтәләр.
Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы чикләрендә Рәҗәп авылы китапханәсендә узган “Кече Ватаным турында” дигән чарада китапханәче Гөлнур Галимова балалар белән шушы темага әңгәмә үткәрде һәм “Кеше эше белән данлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Кече Ватаным турында
Кече Ватаным турында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас