

Быел катнашучыларның гомуми саны 150 педагог тәшкил итте. «Башкортстанның ел укытучысы» конкурсы чикләрендә «Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы», «Елның яшь укытучысы» конкурслары үткәрелә. Катнашучылар үзләренең осталыкларын «Дәрес», «Осталык дәресе», «Пресс-конференция» һәм башка конкурс сынауларында күрсәтәчәкләр.
24 мартта башкалабызның “Торатау” конгресс-холлында әлеге чараның ябылу тантанасында «Башкортстанның ел укытучысы», «Башкорт теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” бәйгеләре, шулай ук “СОТЫ” икенче педагогик марафон финалы җиңүчеләре һәм призерларының исемнәре билгеле булачак.
Безнең районнан анда Тайняш урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Риф кызы Сәмигуллина, Чакмагыш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Әхнәф кызы Янгирова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең информатика укытучысы Гүзәлия Тәлгать кызы Арысланова, Рәҗәп урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Мазһар улы Саматов катнаша. Укытучыларга иҗади илһам һәм алда торган сынауларда уңышлар юлдаш булуын телибез.