+28 °С
Болытлы


Чара башында китапханәче Неля Азизова укучыларны «террорчылык», «теракт» төшенчәләре һәм әлеге явыз гамәлләрне кылу сәбәпләре белән таныштырды. Артабан укучылар террорчылык куркынычы янаганда, тоткынлыкка алынган очракта һәм шартлаткыч җайланма табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүматлар белән таныштылар. Әңгәмә ахырында катнашучылар “Террорчылык – явызлык!” видеоролигын карадылар һәм бер - беребезне хөрмәт итү, уяулык бөтендөнья явызлыгы булган террор актларын кисәтергә мөмкинлек бирә, илебездәге тынычлык безнең һәрберебезгә дә бәйле, дигән нәтиҗәгә килделәр.