ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 март 2023, 11:05

Урманда үз-үзеңне тотуның да кагыйдәләре бар

Китапханәче Айсылу Сираева балаларга туган як табигате белән бәйле гаҗәеп фактлар турында сөйләде һәм экологик лото уйнарга, үсемлекләр һәм хайваннар турында экологик викторинада катнашырга чакырды.

Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре барУрманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне тотуның да кагыйдәләре бар

 Чара барышында укучылар А.С. Пушкинның «Чәчәк», «Кышкы юл», «Диңгезгә»тшигырьләрен укып ишеттерделәр. «Урманда кеше нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?» – дигән сорауга балалар бергәләп: “Учак кабызмаска, чүп-чар ташламаска, табигатьне пычратмаска, чөнки ул –хайваннар һәм кошларның яшәү урыны. Урманда тавыш чыгарырга, кычкырырга, көчле музыка тыңларга ярамый – мондый тәртип “урман халкы”нда борчылу тудыра. Кошларның ояларына, йомыркаларына кагылмаска”, – дип җавап кайтардылар.
Чара ахырында укучылар үсемлекләр һәм хайваннар турында энциклопедик басмалар, экология буенча китаплар белән таныштылар. Экологик сәгать бик кызыклы һәм фәһемле үтте.

Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне  тотуның да кагыйдәләре бар
Урманда үз-үзеңне тотуның да кагыйдәләре бар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас