ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
15 март 2023, 11:10

Янгын сүндерү частенә экскурсия

Тозлыкуш урта мәктәбендә балалар өчен танып-белү экскурсияләре оештыру матур традициягә әверелде. Бу юлы 8 сыйныф укучылары Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең 18нче янгыннан коткару отрядының 94нче частенда булдылар.

Янгын сүндерү частенә экскурсияЯнгын сүндерү частенә экскурсия
Янгын сүндерү частенә экскурсия

 Экскурсия укучыларда зур кызыксыну уятты. Янгын сүндерү элемтәсе диспетчеры Ләйсән Рәшит кызы Хакова иминлекне тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Ул беренче булып сигналга җавап бирә: янгыннар, аварияләр, табигать афәтләре турында хәбәрләр кабул итә һәм чакыру урынына бүлекчә көчләрен җибәрә. Артабан ул радио алмашу юлы белән әлеге хәлне контрольдә тота. 4нче каравыл начальнигы Рамил Илнур улы Сәмигуллин балаларны җылы каршы алды һәм янгын сүндерү бүлегенең янгын-техник кораллануы белән таныштырды. Ул балаларга янгын сүндерү техникасы турында сөйләде һәм машиналарның ничек һәм нәрсә белән җиһазландырылганын, күп санлы янгын сүндерү-техник коралларының ни өчен хезмәт итүен күрсәтте һәм аңлатты.

Учреждение хезмәткәрләре кызлар һәм малайларга хәтта машиналарга менеп карарга, үзләрен яшь янгын сүндерүчеләр итеп хис итәргә дә рөхсәт иттеләр. Балалар янгын сүндерүчеләрнең махсус костюмнарын һәм хәрби киемнәрен, янгын сүндерү җиһазларын киеп һәм тотып карадылар, панорамалы битлекләрен кияргә өйрәнделәр.
Укучылар экскурсиядән канәгать калды. Алар биредә зур теләк белән фотосурәткә төштеләр һәм янгын сүндерүчеләргә үз һөнәрләренең мөһимлеге турында шулкадәр кызыклы һәм аңлаешлы итеп җиткерә алулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Янгын сүндерү частенә экскурсия
Янгын сүндерү частенә экскурсия
Янгын сүндерү частенә экскурсия
Янгын сүндерү частенә экскурсия
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас