

Чараларның тулы исемлеге белән таныштырып үтәбез:
13-17 март
Уфада республика Хәрби Дан музеенда “Кырым – 1944” дип аталган мәгълүмат лекцияләре уза. Аның баршында 1944 елда Кырым ярымутравын немец гаскәрләреннән азат итү һәм чыгышы белән Башкортстаннан булган Кызыл Армиянең һөҗүм итү операциясендә катнашучылар турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
14- 17 март
Башкортстан Республикасы Милли музеенда укучылар өчен “Безнең якташлар – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Кырымны азат итүчеләр” дип аталган мәдәни-агарту чаралары үткәреләчәк. Кырым күгендә безнең батыр очучылар – ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова, артиллерияче Таҗетдин Гыйләҗетдинов ( 2012 елның август аенда вафат була. Ул – чыгышы белән Башкортстаннан булган соңгы Советлар Союзы Герое), Иван Бережной батырлык өлгеләре күрсәтә.
15 март
М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музеенда – Башкортстан дәүләт опера һәм театр балеты, БР симфоник оркестры артистлары катнашлыгында “Кырым язы” дип аталган вокаль-инструменталь музыка концерты узачак.
17 март
М.В. Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музеенда 8нче балалар музыка мәктәбе коллективы фортепиано концерты тәкъдим итә. Башлана: 17.00 сәгатьтә.
17 март – 17 апрель
Республиканың Хәрби Дан музеенда “Севастополь – рус даны шәһәре” электрон күргәзмәсе оештырылачак. Ул “Җиңү территориясе” халыкара проекты кысаларында https://rmbs-ufa.ru/ музей сайтында үтә. Аның төп бүлеге 1941 елның 30 октябреннән 1942 елның 4 июленә кадәр дәвам иткән Севастополь шәһәре оборонасына багышланган.
18 март
Республика халкы “Кырым” нәфис фильмын (Русия, 2017 ел, аның сюжеты чынбарлыктагы хәлләргә нигезләнгән, фильм Русия һәм Украина офицерларына багышланган). Кино фондының субсидияләү кысаларында фильм шимбә көнне Баймак, Бәләбәй, Белорет, Благовещенск, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишимбай, Күмертау, Межгорье, Мәләвез, Нефтекама, Учалы, Янаул, Акъяр, Бүздәк, Борай, Югары Яркәй, Ермолаево, Зилаир, Иглин, Инзер, Караидел, Кырмыскалы, Красноусольский, Краснохолмский, Кушнаренко, Мраково, Приютово, Раевска, Иске Балтач, Иске Собханкул, Стәрлебаш, Толбазы, Чакмагыш, Шаран, Языково район-шәһәрләренең кинозалларында куелачак.
“Кырым язы” республика музей акциясе М.В.Нестеров исемендәге республика сәнгать музееның музыкаль кунакханәсендә узачак. Башкортстан Республикасының Мили музее “Безнең якташлар – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Кырымны азат итүчеләр” күргәзмәсен оештыра. 1944 елның 8 апрель – 12 май көннәрендә үткән Кырым Һөҗүм операциясе һәм башка вакыйгалар турында экскурсия көтелә.
10.00 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүәт театрында “Бакчасарай фонтаны” спектакле фотосюжетларыннан тематик күргәзмә, 12.00 сәгатьтә – “Яктылыкка юл табу” театр тамашасыннан өзекләр фотокүргәзмәсе оештырылачак. 14.00 сәгатьтә тамашачылар Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары башкаруында Кырым белән Кавказ халыклары җырлары видеоязмаларын карый ала.
Лиана Ханмуризна әзерләде.
Чыганак: https://resbash.ru/news/obshchestvo/2023-03-16/v-bashkirii-proydyot-festival-krymskaya-vesna-3179136